Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«50 ел бер сукмактан»: Тукай районында Алтын туйларын уздыручы Галимҗановларны хөрмәтләделәр

Тукай районында бик матур традиция яшәп килә. ЗАГС бүлеге районыбызда үрнәк булып озак еллар яшәүче матур парларны хөрмәтләп, зур тантаналар оештыра.

Бүген, 27 мартта, үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Зәкия ханым белән Миргасыйм әфәнде Галимҗановларны Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев тәбрикләде. Тагын шунысы истәлекле: Алтын туй бәйрәме Тукай районының 50 еллык күркәм юбилее белән дә туры килде. 

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Сәмәкәй авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Бүгенге Алтын туй бәйрәмендә район ЗАГС бүлеге белгече Энҗе Хафизова әлеге күркәм гаилә белән таныштырып, аларның озак һәм бәхетле яшәү серләрен ачты. Галимҗановлар гаиләсе 50 еллык истәлек китабына имзаларын салып, мәхәббәтләрен тагы бер кат яңарттылар. 

«Гаиләдә өч нәрсә яшәргә тиеш: мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч. Әгәр дә шулар була икән, бәхетле озын гомер кичереп була», – дип аңлата Галимҗан Миргасыймович. 

«Вакытның узганы сизелмәде дә – 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллаһка шөкер, тигез булдык, бер-беребезне аңлап яшәдек. Акыллы-тәүфыйклы Эльвира кызыбыз белән Илнар улыбызны үстердек. Кызганыч, улыбыз 20 яшендә вафат булды… Безгә бик кайгылы еллар кичерергә туры килде. Ул гомерлек яра! Ул онытылмый! Менә шушы авыр вакытларда да без бергә булып, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Инде алга таба да Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер», – ди Зәкия ханым.

«Тормыш бит ул җырлап кына бармый. Аның шатлыклы көннәре дә, сынау китергән көннәре дә бар. Аллаһка шөкер, бергә булып, бердәм булып яшәдек», – дип өсти Миргасыйм әфәнде.  

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев бу истәлекле көннәренә кулга-кул тотынып аяк баскан Миргасыйм Галимҗан улы белән Зәкия Мөхәммәтдин кызы Галимҗановларны чын күңелдән тәбрик итте.

«Бергә яшәү дәверендә бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, бүгенге көнгә килеп җиттегез. Матур итеп, балаларыгызга үрнәк, бер-берегезгә терәк булып яшәвегез өчен рәхмәт! Һәр туар көн яңа бәхетләр, куанычлар алып килсен, бер-берегезгә сыенып озак яшәгез! – дип хөрмәтләде күркәм парларны Камил Римович.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Галимҗановлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев