2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе автомат рәвештә билгеләнә башлаячак. Моның өчен гражданнарга өстәмә мәгълүмат тапшырырга яки Социаль фондка аерым гариза бирергә кирәк булмаячак. Яңа тәртип вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга да кагылачак. Бу хакта РИА Новостига эксперт Екатерина Медякова сөйләгән.
Хәзерге вакытта пенсия яшенә җиткән россиялеләр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша пенсия билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр ала. Түләү гражданның электрон рәвештә ризалыгын биргәннән соң гына рәсмиләштерелә. Ә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган кешеләргә Социаль фондка үзләре мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2027 елдан бу тәртип үзгәрәчәк. Закон проекты нигезендә, Социаль фонд пенсияне гаризасыз гына, үзенең мәгълүмат системаларында булган мәгълүматларга таянып билгеләячәк.
Яңа система гомуми нигездә пенсиягә чыгучыларга да кагыла. 2027 елда пенсия яшенә 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 65 яшьлек ир-атлар чыгачак. Моннан тыш, вакытыннан алда пенсия алырга хокуклы күпбалалы әниләр һәм инвалид баланың ата-аналары да автомат рәвештә рәсмиләштерү тәртибенә эләгәчәк.
Яңа үзгәреш гражданнарга Социаль фондка шәхсән барып гариза бирү мәшәкатеннән котылырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта белгечләр пенсиягә чыгар алдыннан хезмәт стажы һәм пенсия хокукларына кагылышлы мәгълүматларны тикшереп куярга киңәш итә. Пенсия күләме нәкъ менә шул мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.
Нет комментариев