2027 елда Россиядә барлык төп төр пенсияләр артачак
Киләсе елда Россиядә картлык буенча иминият пенсияләрен арттыру тәртибе үзгәрәчәк: аларны 2027 елда беренче тапкыр ике этапта — 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләү күздә тотыла.
2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төп төрләрен индексацияләү күздә тотыла. Әмма пенсияләрнең күпмегә артачагы һәм түләүләрнең төгәл вакыты ел ахырынарак, илдәге икътисади хәлгә бәя бирелгәннән соң гына билгеле булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» базалы кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр иткән.
Белгеч сүзләренчә, ел саен иминият, социаль, тупланма һәм хәрби пенсияләр индексацияләнә. Моннан тыш, эшләүче пенсионерларның пенсияләре дә яңадан исәпләнәчәк.
Пенсияләрнең күпмегә артуы икътисади күрсәткечләргә бәйле булачак. Шуңа күрә индексациянең төгәл күләме соңрак игълан ителәчәк.
Шул ук вакытта картлык буенча иминият пенсияләрен индексацияләү тәртибе үзгәрә. Моңа кадәр ул елга бер тапкыр — 1 гыйнвардан үткәрелсә, 2027 елда аны ике этапта үткәрергә җыеналар: беренче тапкыр — 1 февральдән, икенчесе — 1 апрельдән.
Социаль пенсияләр өчен исә гамәлдәге тәртип үзгәрешсез калачак. Аларны, элеккечә, 1 апрельдән индексацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, ел дәвамында кайбер категория пенсионерларга бирелә торган өстәмә түләүләр дә яңадан исәпләнәчәк. Бу элекке шахтерларга һәм очучы һөнәре вәкилләренә дә кагыла.
Шулай ук 2027 елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләре чираттагы тапкыр яңадан исәпләнәчәк, ә тупланма пенсияләр арттырылачак. Хәрби пенсионерлар өчен чираттагы индексация октябрь аена планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев