2026 елда декретка китүчеләргә 955 мең сумга кадәр түләү каралган
2026 елда Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособие алу тәртибе үзгәрде. Хәзер түләүләрне рәсмиләштерү җиңеләйде, шулай ук минималь һәм максималь суммалар да яңартылды. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр иткән.
Иң мөһим яңалык 2026 елның 1 июленнән үз көченә керде. Хәзер булачак әниләрнең күбесенә декрет түләүләрен алу өчен гариза язарга кирәкми. Россия Социаль фонды медицина учреждениесеннән электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе турында мәгълүматны үзе ала һәм аны эш бирүчегә җибәрә. Шуннан соң пособие автоматик рәвештә рәсмиләштерелә. Гариза бары тик берьюлы берничә эш урынында хезмәт куючы хатын-кызларга гына кирәк булырга мөмкин.
Пособие күләме соңгы ике елдагы рәсми хезмәт хакына бәйле. 2026 елда исәпләгәндә 2024 һәм 2025 еллардагы керемнәр исәпкә алына. Гадәттә, йөклелек һәм бала табу буенча ял 140 көн дәвам итә.
Бу чор өчен пособиенең максималь күләме 955 836 сумга, ә минималь күләме якынча 124 702 сумга җитәргә мөмкин.
Ерак Төньяк районнарында яки авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга түләүләр күбрәк тә исәпләнә. Аның өчен район коэффициентлары кулланыла.
Моннан тыш, йөклелекнең 12 атнасына кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга аерым пособие дә каралган. Ул декрет түләүләреннән бәйсез рәвештә билгеләнә, ә күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм төбәктәге яшәү минимумының 50 процентына кадәр җитәргә мөмкин.
Рәсми эшләүче хатын-кызлар өчен пособие уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Әгәр хатын-кыз оешма ябылу яки шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылу сәбәпле эшсез калган икән, түләү күләме аның мәшгульлек үзәгендә теркәлү вакытына бәйле була. Эшсез статусы алган очракта пособие төбәктәге хезмәткә яраклы кешеләр өчен билгеләнгән яшәү минимумының 100 проценты күләмендә түләнә. Әгәр мәшгульлек үзәгендә исәпкә басмаган булса, пособие билгеләнми.
Көндезге бүлектә белем алучы студент кызлар декрет түләүләрен үзләренең стипендиясе күләмендә ала. Үзмәшгульләр дә, кимендә алты ай дәвамында ирекле рәвештә иминият кертемнәре түләгән очракта, әлеге түләүгә исәп тота ала.
Пособие алу өчен документларны йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Әгәр бу вакыт узып китсә, акчаны бары тик җитди сәбәпләр булганда һәм суд аша гына алу мөмкин.
Никита Чаплин сүзләренә караганда, рәсми хезмәт хакы никадәр югарырак булса, декрет буенча пособие күләме дә шулкадәр зуррак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев