2026 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне: куркынычсыз товарлар һәм ышанычлы кулланучылар
Һәр елны 15 мартта без Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без сатып алучылар буларак үз хокукларыбызның мөһимлеген искә төшерәбез һәм аларны тулысынча гамәлгә ашыру юлында башкарыласы эшләрне барлыйбыз. 2026 елда бу көн «Куркынычсыз товарлар һәм ышанычлы кулланучылар» девизы астында узачак.
Бу нәрсәне аңлата?
Куркынычсыз товарлар — ул күренеп торган дефектларның булмавы гына түгел. Бу без сатып алган продукциянең сәламәтлегебезгә зыян китермәячәгенә, бәхетсезлек очракларына сәбәп булмаячагына һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамаячагына гарантия. Җитештерүчеләр һәм сатучылар үз продукциясенең сыйфаты өчен барлык этапларда да — эшкәртүдән алып утильләштерүгә кадәр — җаваплы булырга тиеш. Бу азык-төлеккә дә, электроникага да, балалар уенчыкларына да кагыла.
Бүгенге дөньяда базар тәкъдимнәр белән тулган, ә технологияләр бик тиз үсә. Шуңа күрә товарларның куркынычсызлыгын тәэмин итү тагын да катлаулырак бурычка әверелә. Без яңа материаллар, катлаулы җайланмалар һәм глобаль тәэмин итү чылбырлары белән очрашабыз.
Ышанычлы кулланучылар — бу үз хокукларын белгән һәм аларны якларга курыкмаган кешеләр. Алар этикеткаларны укый, сораулар бирә, тәкъдимнәрне чагыштыра һәм аңлы карар кабул итә. Ышанычлы кулланучы сыйфатсыз товарга юлыкса яки үзенә намуссыз хезмәт күрсәтсәләр дәшми калмый. Ул ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә. Кулланучының ышанычы — ул законнарны белү генә түгел, ә дөрес мәгълүматка ирешү һәм хокукларын яклауның нәтиҗәле механизмнарын куллана алу да.
Маркетинг камилләшкән һәм ялган мәгълүмат белән еш очрашырга туры килгән заманда, тәнкыйди фикерләү һәм дөреслекне рекламадан аера белү — бәяләп бетергесез сыйфатлар.
2026 ел девизы безнең һәрберебез өчен нәрсәне аңлата?
-
Җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен: бу — җаваплылык турында искәрмә. Аларның абруе һәм уңышы турыдан-туры кулланучылар ышанычына бәйле, ә ышаныч куркынычсызлык һәм сыйфатка нигезләнә.
-
Кулланучылар өчен: бу — игътибарлырак, мәгълүматлырак һәм активрак булырга этәргеч.
Исегездә тотыгыз: сезнең ышаныч – сезнең көчегез. Бергәләп без һәр товар куркынычсыз булган, ә һәр кулланучы үз хокукларын белгән һәм аларны яклый алган җәмгыять төзи алабыз.
Әгәр ниндидер өлкәдә кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз туса, сез Чаллы территориаль органының кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (8552) 71-43-03. Анда сезгә компетентлы белгечләр ярдәм күрсәтәчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев