Россиядә хәрби һәм көч структураларында хезмәт итүчеләрнең, шулай ук кайбер пенсионерларның түләүләре артачак. Хәрби хезмәткәрләрнең окладлары һәм хәрби пенсионерларның пенсияләре 2026 елның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.
Бу үзгәреш Саклану министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, ФСБ, ФСИН, таможня һәм Дәүләт янгынга каршы хезмәт системасында хезмәт итүчеләргә кагыла. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасы депутаты Георгий Камнев сөйләгән.
Ә ноябрьдә элеккеге очучылар һәм шахтерлар өчен өстәмә түләүләрне яңадан карау көтелә. Соңгы сумма берничә күрсәткечкә — иминият кертемнәренә, махсус стажга һәм хезмәт эшчәнлеге чорындагы уртача айлык керемгә бәйле булачак.
Мөһим үзенчәлек — яңадан исәпләү автомат рәвештә үткәреләчәк. Шуңа күрә бу категория пенсионерларга түләү күләмен үзгәртү өчен Социаль фондка кабат гариза бирергә туры килмәячәк.
Шул ук вакытта өстәмә түләүне беренче тапкыр рәсмиләштерүчеләргә гариза кирәк. Әлегә кадәр мондый түләүне алмаган элекке очучылар һәм шахтерлар теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала. Әмма өстәмә акча гариза тапшырылган көннән генә исәпләнә башлаячак.
Нет комментариев