Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилее белән котлыйбыз!

22 августа 2022, 13:03

527

0

0

Тукай районы Бәтке авылында яшәп гомер итүче кадерле кешебез Раушания Әнвәр кызы Шаһимәрдәнованы күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итеп, иң матур, иң изге тәләкләребезне юллыйбыз. Ел фасылының матур, бай чорында тугангамы, син юмарт, яхшы күңелле, туган җанлы, игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торасың. Эшеңдә син алны-ялны белми, булсын, дип хезмәт куючы тынгысыз җитәкче, гаиләңдә иреңнең ышанычлы юлдашы, балаларыңа үрнәк әни. Алдагы гомерең хәерле , бәхетле, имин булсын. Ирең белән тигезлектә балаларыгызның игелеген-изгелеген күреп, оныкларыгызның сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы үсүенә шатланып-куанып, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын. Укучыларыңа хөрмәтле остаз, коллегаларың белән бер-берегезне аңлап, аларга терәк булып яңа үрләр яулап яшәргә язсын.
Сиңа ихлас теләкләребезне юллап ирең Ренат, улларың Рөстәм, Руслан, киленең Ленария, оныгың Ясминә, сеңлең Алия һәм аның кызлары Лия белән Наилә исеменнән әниең Зөлфия.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев