Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсилә Сәхбетдинованы 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

09 октября 2020, 08:10

470

0

0

Сарман районы, Шыгай авылында туып-үскән, бүген Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле әниебез Вәсилә Вәҗи кызы Сәхбетдинованы 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Кадерлебез, бүген синең өчен дә, безнең өчен дә якты бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче Әни! Сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, җан җимешем, балам диеп, йокламыйча, көннәрне төннәргә ялгаучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр кебек, яшәвебезнең яме дә, тәме дә булмас иде. 
Безгә яшәү нуры биргән өчен Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 

Әни сүзе бигрәк назлы инде,
Кадерле дә үзе, сөйкемле.
Аның йөзе ягымлы һәм нурлы,
Карашлары аңлар һәркемне.
Өч хәрефтән торган шушы сүздә
Күпме наз һәм күпме җылылык!
Иң матурдыр күңел тойгылары,
Ә йөзендә аның сылулык!
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,
Җитмәс төсле, әни, мәңгегә.
Кояш күктә берәү булган кебек,
Син бит, әни, безгә бер генә.
Бәйрәм белән котлыйбыз сине,
Моңаймасын синең йөзләрең.
Язгы кояш кебек нурлар чәчеп,
Үтсен синең туар көннәрең.

Сине яратучы балаларың Ирек, Илмир, Илмира. Бу теләкләргә апаң Тәнзилә, аның кызлары Резидә, Рузилә, Лилия, кияве Нәдир дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев