Тәзкирә Харисованы туган көне белән гаиләсе котлый!
20 октябрьдә Иске Дөреш авылында яшәүче газиз әниебез Тәзкирә Гыйльметдин кызы Харисованың гомер бәйрәме – туган көне.
Кадерле әниебез! Син безнең өчен иң якын, иң сөекле, иң ягымлы кешебез. Иң назлы куллар – синдә генә, иң мәрхәмәтле йөрәк, иң җылы караш – синдә генә. Бәйрәмең белән сине ихлас котлыйбыз.
Син, әни, гомерең буе туган телебез сагында тордың – мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыттың, күпме кешенең хөрмәтен, рәхмәтен казанып, тирә-якта данлыклы укытучы исемен йөрттең. Сезнең буынга бик күп сынаулар кичерергә туры килсә дә, син ул авырлыкларга бирешмичә, алга карап яшәргә үзеңдә рухи көч таптың. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле әниебез һәм сөйкемле әбиебез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безнең уңышларга куанып, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, янәшәбездә озак яшәсәң иде әле.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
Иң изге теләкләр белән, сине бик-бик яратып, барлык балаларың, кияү-киленнәрең онык һәм оныкчыкларың исеменнән кызың Гөлшат Нуретдинова.
Нет комментариев