Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тукай районы баш ветеринария табибы Ленар Радик улы Хәйбуллинны туган көне белән тәбрик итәбез!

23 декабря 2022, 11:24

288

0

0

Тукай районы баш ветеринария табибы Ленар Радик улы Хәйбуллинны туган көне белән тәбрик итәбез!

Тукай районы баш ветеринария табибы Ленар Радик улы Хәйбуллинны туган көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле  Ленар Радикович! Сезнең иңнәрегездә – гаять җаваплы, холык үҗәтлеге, кешеләр белән аралаша, аларны тыңлый һәм ярдәм итә белү сәләте, түземлелек, үзеңне ахыргача эшкә җигә белүне сорый торган хезмәт. Һәр кешегә игътибарлы, ярдәмле, кешелекле булуыгыз  олы абруй казандыгыз. Сез – тәҗрибәле белгеч, мал табибы, районга аның халкына риясыз хезмәт итәсез, йөрәк егәрен, ихтыяр көчегезне районыбыз үсешенә багышлап, намус белән эшлисез. 
Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух ныклыгы телибез. Бүгенге көн куйган проблемалар, бурычлар алдында югалып калмыйча, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, муллыкта, җан тынычлыгында бәхетле озын гомер итегез. 
Олы ихтирам белән Рәсим Шәйхаттаров, “Ярыш” хуҗалыгы хезмәт коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев