Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сыйразова Хәмдияне юбилее белән Комсомол урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы котлый!

05 августа 2020, 10:30

523

0

0

Сыйразова Хәмдияне юбилее белән Комсомол урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы котлый!

Комсомол урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы Сыйразова Хәмдия Галимхан кызын күркәм юбилее белән котлый!

Хәмдия Галимхановна 40 ел гомерен башлангыч мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле педагог. Ул укучыларын олы тормыш юлына әзерләүгә дә зур өлеш керткән мөгаллимә. Хәмдия Галимхановна югары квалификацион категорияле укытучы. Аның тырышлыгын хөкүмәтебез югары бәяләде. Ул «Белем бирүдәге уңышлары өчен» билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Хәмдия Галимхановна! Сезне юбилеегыз белән котлап иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле,
юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Юбилеегыз белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Һаман күңелегезне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләрегезгә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Гел елмаеп, көлеп яшәгез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Ихтирам һәм хөрмәт белән Комсомол урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы, профсоз комитеты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев