Шәйхеләхмәтова Любовь Владимир кызын 55 яшьлек юбилее белән!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган төп мәктәбе, «Кызыл калфак» балалар бакчасы хезмәт коллективы тәрбияче булып эшләүче Любовь Владимир кызы Шәйхеләхмәтованы 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
Хөрмәтле Любовь Владимировна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Без сезне булдыклы, эшкэ батыр, тынгысыз кеше буларак беләбез. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылылыгызны биреп башкарасыз. Сез озак еллар балалар бакчасында эшләү дәверендә сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан.
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни булып алга таба да бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Юбилеегыз котлы һәм мөбарәк булсын!
Нет комментариев