Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Саттарова Вероника Геннадьевнаны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

01 августа 2022, 14:00

1156

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты,  Түбән Суык Су авылы “Ак каен” балалар бакчасы коллективы тәрбияче булып эшләүче Саттарова Вероника Геннадьевнаны 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Вероника Геннадьевна! Сезгә матур бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган тәрбияче хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында абруегыз зурдан.  
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
 Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев