Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәрипова Резидә  Нәҗип кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

09 февраля 2023, 13:57

591

0

0

Тукай районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, мәктәптә китапханәче булып эшләүче Шәрипова Резидә  Нәҗип  кызын 55 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрик итә!

Хөрмәтле Резидә Нәҗиповна!  
Сезне олы бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән котлап  иң матур теләкләребезне юллыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп мул тормышта яшәвегезне телибез! Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын!

Хөрмәтле Резидә ханым! Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без Сезне бик хөрмәт итәбез! Алга таба да эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар һәрчак юлдаш булсын, тормыштан-ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын! Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, тормышыгыз имин  булсын!

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез!
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!

 

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең  хөрмәткә.
Аяз булсын һәрчак тормыш күге –
Без калабыз шушы теләктә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев