Салават Габдуллинны 65 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы мәктәптә озак еллар физик культура укытучысы булып эшләгән Салават Сабит улы Габдуллинны 65 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Салават Сабитович! Сез укучыларда спортка зур мәхәббәт уята алган хөрмәтле мөгаллим. Мәктәптә эшләү дәверендә Сез үзегезне зур профессионал осталыкка ия, хезмәтегезне намус белән башкаручы кеше буларак күрсәттегез. Калмаш авылында укытучы һөнәренә 38 ел тугры хезмәт иттегез. Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында укучыларыгыз беренчелекне бирмәде. Лаеклы ялда булуыгызга карамастан, мәктәптән читләшмисез, елдагыча балалар рәхәтләнеп тимераякта шусын өчен боз мәйданы катыруга зур өлеш кертәсез. Тимердәй ныклы холкыгыз, әйткән сүзегездә торуыгыз, һәр эшне төгәл һәм җиренә җиткереп башкара белүегез Сезне авылдашлар һәм хезмәттәшләрегез алдында да көчле, максатчан зат итеп күрсәтә. Гадилек, эчкерсезлек сезнең даими күңел халәтегез. Һәр елны район, республика күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашып авылыбыз, районыбыз данын яклыйсыз.
Юбилеегыз белән тәбрик итеп, Сезгә киләчәктә дә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете телибез. Тормыш иптәшегез Равия Касыймовна белән улларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз игелеген күреп, озын гомер кичерегез.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Нет комментариев