Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәкүрова Әнисә  Хәммәтвәли кызына 31 гыйнвар көнне 90 яшь тулды!

31 января 2023, 08:09

650

0

0

Шәкүрова Әнисә  Хәммәтвәли кызына 31 гыйнвар көнне 90 яшь тулды!

Бордыбаш авылында гомер итүче кадерле әниебез  Шәкүрова Әнисә  Хәммәтвәли кызына 31 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.Без аны  туган көнен белән котлыйбыз!

 Кадерле әниебез, син бик сабыр кеше, гомер буе туган җиренә хезмәт итеп яшәдең Тукай районының ”Чулпан”  совхозында мал врачы хезмәтен башкардың,авыл халкының, җитәкчеләрнең хөрмәтен яуладың, эшеннән ямь табып яшәдең, кеше алдында дәрәҗәң зур,уңышларың  да бик куп булды.

 Әтиебез Камил белән балаларынны укытып кеше иттең, гаилә кордылар, шул  ук  вакыт та бар кешегә дә  ярдәм итәргә әзерсең, кулыңнан килгәннәрнең  барысында  бүләк итәсең.сине бар кеше дә тугры,ярдәмчел булганың өчен хөрмәт итә һәм ярата.

Киләчәктә дә  матур ак әби, зур әни  булып, куанычта, бәхеттә, муллыкта яшә, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт курми, балаларыңның,оныкларыңның  игелеген куреп, бәрәкәттә, озан-озак гомер итәргә язсын, куанычлар юлдаш булсын, исән-сау гомер ит!

Әниебез! Синең йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, безне, тирә куршеләрне ачык йөз белән каршы аласың, барсы өчен дә без сина рәхмәтлебез, изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын !

Сиңа Раббыбыз барлык яхшы гамәлләреңне кабул итеп,кылган изге эшләрең өчен савапларын арттырсын, чиксез мәрхәмәтен бирсен. 

Сине яратып, кызың  Раушания, киявең Ренат ,олы кызың Фәйрүзә,  киявең  Ренат, оныкларың-Радик, Рөстәм, Айгөл, Ришат, Раиль, Булат, Рәмзил, Диләрә, киленнәрең, оныкчыкларың.

 

фото белән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев