Рушания Сафинаны 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Югары Суыксу авылында гомер итүче кадерле әниебез Рушания Ривкать кызы Сафинаны чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Син безнең юлыбызга нур сибүче кояшыбыз. Гаиләм, балаларым дип өзелеп торасың, безнең өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да син безнең. Кешелекле булуың, ярдәмчеллегең өчен туганнар, авылдашлар, хезмәттәшләрең дә хөрмәт итә үзеңне. Без ике балаңны кадерләп үстердең, олы тормыш юлына аяк бастырдың. Барысы өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез сиңа. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, сәламәт булып, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен.
Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Сине яратып, кызың Роза, улың Радик, киявең Руслан, оныкларың Әмир, Әминә. Теләкләргә туганнар да кушыла.
Нет комментариев