Рәсимә Шамилованы 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Боерган авылында яшәүче кадерле кешебез Рәсимә Рәхыйп кызы Шамилованы матур юбилее – 65 яшь тулган көне белән ихластан котлыйбыз.
Әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем! Һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кешебез син безнең! Әни, син безнең өчен һәрьяклап үрнәк. Гомер буе намуслы хезмәт куйдың, кешеләрнең сәламәтлеге сагында тордың. Әтиебез белән бергәләп, без өч балагызны тәрбияләп үстердегез, аякка бастырдыгыз, укыттыгыз, кеше иттегез. Оныкларың да сине бик ярата, хөрмәт итә, әбиебез дип кенә торалар. Без әниебез һәм әтиебез янына кайтып йөрүебез белән бәхетле. Әни булганга өебез тәрәзәләре нурлы, өстәлләребез мул, сыйлы.
Кешелекле, киң күңелле, сабыр, аңлаучан, һәрберебезгә ихтирамлы булганың, барыбызны тигез күргәнең, оныкларыңа, безгә биргән мәхәббәт-назың, тәрбияң, елмаеп, тәмле кайнар ашлар, мул табын белән каршы алуың, безгә булган игътибарың өчен мең рәхмәт әйтәбез сиңа! Тормышыбызга ямь өстәп, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп, әти белән тигез канатлар булып, сәламәтлектә, иминлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Кояш кебек якты нур өләшеп,
Син бит безне назлап яшисең.
Олы җанлы, киң күңелле үзең,
Фәрештәгә тиңләр кеше син.
Сине яратып, тормыш иптәшең Мөхәммәтнур, кызларың, кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнарың кушыла.
Нет комментариев