Поздравления

Роза Андрееваны гомер бәйрәме һәм якынлашып килүче яз бәйрәме – 8 март белән Мулланур Вахитов котлый!

Хөрмәтле укытучыбыз – Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Роза Бәдри кызы Андрееваны гомер бәйрәме – күркәм юбилее һәм якынлашып килүче яз бәйрәме – 8 март белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. 
Роза Бәдриевна – бөтен гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган кеше. Хезмәт юлын ул Борды мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлаган. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнебез, аның кочак җәеп каршы алган мизгелләре әле бүгенгедәй хәтердә. Канатланып, Роза апабыз янына дип, мәктәпкә ашкынып бара идек. Балаларны ихлас ярата иде ул, үз эшен һәрчак күңел биреп, бөтен тырышлыгын куеп, ихластан башкарды Роза Бәдриевна. Ул безгә акыллы мөгаллимә дә, якын дус та, сердәш тә була белде, өлкәннәрне дә, балаларны да аңлый белә торган сизгер күңелле әңгәмәдәш тә. Аның әйткән сүзләре, акыллы киңәшләре тормышыбызда юл күрсәтүче якты маяк булды. Роза апа белән теләсә нинди темага сөйләшергә, фикер алышырга, серләрне бүлешергә була. Без укытучыбызны бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез. 
Роза Бәдриевна! Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, сөенеп яшәгез, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр Сезгә! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булыгыз. Безне сөендереп озын-озак яшәгез!

Тирән хөрмәт белән Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 1972 елгы 10Б сыйныфы укучылары. 

Нет комментариев