Рәмзия Шәйхенур кызы Сафинаны 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Мерәс авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Рәмзия Шәйхенур кызы Сафинаны 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Газизебез! Иң якын, иң сөекле, иң ягымлы, иң кадерле кешебез син безнең! Таянычыбыз, ышанычыбыз, туган йортыбызның җылысын кадерләп саклаучы да син. Матур, тату гаиләдә, ныклы нигездә ике бала үстек. Бүген әтиебез белән бергәләп оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласыз, табыннарыгыз мулдан, йөзегез һәрчак нур сибә.
Алдагы көннәрдә дә матур бер гаилә булып, бер-беребезнең мәрхәмәтен, күңел яктылыгын, җан җылысын, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә насыйп булсын. Барысы-барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа, әниебез! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безнең уңышларга куанып, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, әтиебез белән тигезлектә озын-озак бәхетле гомер кичерсәң иде.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез.
Сине яратып, тормыш иптәшең Марат, кызың Алия, улың Тимур, киявең Руслан, киленең Гүзәл, оныкларың Риваль, Ранэль.
Нет комментариев