Рәмзия Миңнебаеваны 55 яшьлек юбилее белән Сөләймановлар гаиләсе котлый!
Биклән авылында яшәүче туганыбыз Рәмзия Сәүбән кызы Миңнебаеваны 55 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, иң матур теләкләрне җиткерәбез.
Кадерле туганыбыз! Син тормыштан ямь һәм тәм табып, аны бары изге гамәлләр белән бизәп яшисең. Хатын-кызның иң асыл, иң гүзәл сыйфатларын үзеңдә туплагансың. Гомерең буе балалар арасында – «Әллүки» бакчасында пешекче булып хезмәт куясың. Бар нәрсәгә дә өлгерәсең, һәр эшкә дә уңган-булган. Аш-суга, бакча эшләренә осталыгың – һәммәбезгә үрнәк. Улларыгызны яхшы тәрбия биреп бәхетле гаиләдә үстердегез. Бүген инде оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез. Алар да киләчәктә сезне уңышлары, куанычлары белән генә сөендереп торсыннар, тормышта үз юлларын табып, сезнең кебек матур яшәсеннәр.
Сиңа, гаиләгезгә иминлек, зур бәхетләр, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, тигезлектә, муллыкта, дус-туганнарның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, балалар игелегенә тиенеп, шатлыкларга күмелеп бергә-бергә яшәүләр насыйп булсын.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Абыең Өлфәт һәм Фәйрүзә Сөләймановлар гаиләсе, балалар, оныклар.
Нет комментариев