Рәмзия Фәхретдинованы 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы директор урынбасары Рәмзия Габидин кызы Фәхретдинованы 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Рәмзия Габидиновна! Бүген гомер мизгелегезнең асыл бәйрәме. 50 яшь – хатын-кызның тормыш тәҗрибәсе туплаган иң күркәм чоры. Сез коллективыбызның уңган хезмәткәре, кешелекле, уңган-булган зат. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.
Илле яшь ул бик тә матур гомер,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күпләп бирсен Ходай,
Бар гомерләр үтсен шатлыкта.
Нет комментариев