Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раушания Шаһимәрдәнованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

26 августа 2022, 11:33

397

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Бәтке мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директоры Раушания Әнвәр кызы Шаһимәрдәнованы 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Раушания Әнвәр кызы! Сез гомерегез буе сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, намуслы хезмәт куясыз. Олысы да, кечесе дә сезне хөрмәт итә, сезнең кул астында эшләүче хезмәттәшләрегез, укучыларыгыз өчен сез төпле фикерле, зирәк акыллы шәхес. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. 
Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмәгез, бүгенгедәй чибәр, изге күңелле булып калыгыз. Алдагы гомер юлыгызда тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә ныклы терәк булып, балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туар таңга куанып яшәргә язсын. 
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез, 
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Теләгебезне Ходай кабул итсә, 
Шушы булыр иң зур бүләгебез.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев