Рафис Гыйльмияровны 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы балаларга хезмәт фәне укытучы Рафис Хатымян улы Гыйльмияровны 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
Хөрмәтле Рафис Хатымянович! Сез күп еллар мәктәбебездә балаларга хезмәт тәрбиясе бирәсез. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең барысын да үз балаларыгыздай яратасыз, аталарча киңәшләрегезне бирәсез. Акыллы үгет-нәсихәтләрегез аларга тормышта дөрес юлдан тайпылмыйча барырга ярдәм итә. Сайлаган һөнәрегезне бар күңелегезне биреп, ихластан яратып башкарасыз. Барысы өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез Сезгә.
Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур. Бар шатлык һәм борчуларыгызны бүлешеп яшәүче тормыш иптәшегез Илиза ханым белән өч ул үстердегез, инде онык сөясез. Тормышта кулга-кул тотынып яшәгән кебек, мәктәбебездә дә кулга-кул тотынып хезмәт итәсез.
Киләчәктә дә балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәгез иде. Туачак таңнарыгыз нурлы булсын, тигезлектә гомер итәргә насыйп булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.
Нет комментариев