Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафис Гыйльмияровны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

24 июля 2020, 11:15

728

0

0

Рафис Гыйльмияровны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле кешебез Рафис Хатымян улы Гыйльмияровны 50 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, иң матур теләкләрне юллыйбыз. 

Күпбалалы гаиләдә үскәнгәдер, кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән ул. Кул эшләренә дә өйрәнеп үскән. Сайлаган һөнәре дә шул юнәлеш белән бәйле. 30 елга якын инде ул мәктәптә балаларны хезмәткә өйрәтә. Эше район һәм республика дәрәҗәсендәге мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнеп килә. Иң мөһиме, балалар һәм ата-аналар аңа рәхмәтле. Хезмәт сөючән, тәвәккәл булганы өчен коллективта да аңа ихтирам зурдан.
Аның осталыгы белән йортыбыз да ялт итеп тора. Ихатадагы бар нәрсәне ул үз куллары белән төзеде, өч улын да хезмәт белән тәрбияләп үстерде. Иңнәрне куярлык тормыш иптәше, яклаучы һәм саклаучы әти, хәзер инде яраткан оныгына сөекле бабай да ул.
Кадерлебез! Туган көнең белән котлап, сиңа бәхетле тормыш, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, якыннарыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, тигезлектә озак гомер кичерүләр насыйп булсын. Безнең чиксез рәхмәт хисләребез сиңа яшәү дәрте, яхшы кәеф өстәсен. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Илиза, улларың Илсур, Илназ, Әмир, киленнәрең Алина һәм Альбина, оныгың Аяз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев