Петр Михайловны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Мәләкәс авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Петр Григорьевич Михайловны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Без балаларыңны җил-яңгырдан яклаучы, язмыш санаулары алдында ныклы терәк була белүче ата, ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле бабай син. Алты айдан әтисез калып, тормышның бар михнәтен бала иңнәреңдә тоеп үскәнсең. Сынмагансың, сыгылмагансың. Гомерең буе хуҗалыкта эшләдең, иң авыр хезмәтләрнең берсен башкардың. Авылдашлар арасында да абруең зурдан. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, гадел һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булдың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Без балаларыңа, оныкларыңа биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен зур рәхмәт.
Сиңа бәхетле картлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Гел шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак гомер кичерүләр насыйп булсын.
Сине яратып, тормыш иптәшең Валентина, балаларың Светлана-Әкрәм, Юрий-Людмила, Валерий-Людмила, Ирина, 9 оныгың, 2 оныкчыгың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев