Нәзир Сәгъдиевны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Теләнче-Тамак авылында гомер итүче кадерле кешебез Нәзир Миннәхмәт улы Сәгъдиевны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Син табигатьнең иң матур чорында – бар тирә-як яшәргән вакытта дөньяга килгәнсең. Кояш үзенең җылы нурларын сипкән кебек, синең дә йөзең нурлы, күңелең шат. Сеңлебез Нәсимә белән инсафлы бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердегез. Бүген аларның кадер-хөрмәтен күреп яшисез. Сезнең янда балаларга һәм оныкларга һәрчак бәйрәм. Безнең өчен дә син олы терәк. Кайчан гына кайтсак та, якты йөз, мул табын белән каршы аласыз, безгә һәрчак булышырга әзер торасыз.
Киләчәктә дә сәламәт булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын, яхшылыкларың үзеңә меңе белән кайтсын. Картаймыйча, сәламәт булып, балалар һәм оныкларның хөрмәтен күреп гомер итәргә насыйп булсын.
Гел шатлыклар гына алып килсен
70 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүләк итәбез без
Шатлыкларның олы бәйләмен.
Сине хөрмәт итеп, туганнарың Хәмит, Хәмзия, Марзия, Вәсилә, аларның гаиләләре, балалары, оныклары.
Нет комментариев