Нәзир Сәгъдиевны 70 яшьлек юбилее белән балалары котлый!
Теләнче-Тамак авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз, тормыш иптәшем Нәзир Миннәхмәт улы Сәгъдиевны 70 яшьлек юбилее белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез.
Газизебез безнең! Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге теләкләребез иксез-чиксез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Безгә яшәү көче бирәсең, дөньябызга нур өстисең. Балаларны да киң җилкәң белән саклап-яклап яшисең. Кешелекле булуың, ярдәмчеллегең өчен туганнар, авылдашлар да хөрмәт итә үзеңне.
Киләчәктә дә тигезлектә, сәламәтлектә, балаларга алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып яшәсәң иде. Тормыш юлың мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, озын гомер кичерергә насыйп итсен. Балалар игелегенә куанып, иминлектә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы күңелеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс йөрәгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Сине яратып, тормыш иптәшең Нәсимә, улың Илгиз, кызың Рамилә, киленең Динә, киявең Илгиз, оныкларың Таңсылу, Илдан.
Нет комментариев