Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсия Гаптрәвеф кызы Гарипованың 15 декабрьдә 70 яшьлек юбилее!

15 декабря 2021, 13:41

760

0

0

Казаклар авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, дәү әниебез Нәсия Гаптрәвеф кызы Гарипованың 15 декабрьдә 70 яшьлек юбилее.

Газизебез! Сине чын йөрәктән матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Әтиебез белән без балаларыгызны кадерләп үстереп, олы тормышка чыгардыгыз. Шөкер, бүген дә пар канатлар булып, иңгә-иң куеп гомер итәсез. Әниебез, яшәү рәвешең без балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың бар. Авылда да хөрмәтле кеше син – гомерең буе мәдәният йортында эшләп, халыкка күпме рухи азык бүләк иттең!

Тормышыбыз маягы, безгә яшәеш чыганагы булып, исәнлек-саулыкта, җан тынычлыгы белән, әтиебез белән тигезлектә озак яшәсәң иде. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Алдагы көннәреңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, бар булганыңа шөкер итеп, куанып яшә. Без сине бик тә яратабыз!

Гомер юлың әле озын булсын,

Тыныч булсын туар көннәрең.

Авыр чакта безгә терәк син,

Озак яшә, безгә кирәк син.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафис, балаларың Радис-Алсу, Ләйсән-Раил, оныкларың Ирек-Язилә, Диләрә, Ралина, Әмир, оныкчыкларың Мәдинә, Әминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев