Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Нина Левашованы 60 яшьлек юбилее белән Борды мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

16 декабрь 2020, 09:40

640

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Борды мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар техник хезмәткәр булып эшләгән Нина Михайловна Левашованы 60 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Нина Михайловна! Сезгә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге телибез. Балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез. Мәктәбебез өчен куйган озак еллык хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә дә рәхмәтләргә төренеп, һәр туар көнгә шатланып гомер итәргә язсын. Тормышны яратып, тәм табып, яшисегез килеп яшәгез. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч, нурлы һәм аяз булсын.

Гомер юлларыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше сез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев