Нәдия Нәбиуллинаны туган көне белән туганнары котлый!
Теләнче-Тамак авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче әниебез, әбиебез Нәдия Гыйльметдин кызы Нәбиуллинаның 19 апрельдә туган көне.
Йөрәк түребездән чыккан иң кайнар хисләребезне кушып, кадерле әбиебез, гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Шушы олуг гомер юлыңда алны-ялны күрмичә, эшнең берсеннән дә куркып тормыйча, тәвәккәл булып гомер иткәнсең. Безне яшәргә өйрәткәнең, гаять зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашканың һәм безгә туры юл күрсәткәнең өчен зур рәхмәт. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, онык-оныкчыкларыңа терәк булып озын-озак гомер кичер.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрнең.
Сине чиксез яратып, улың Ринат, киленең Рәзинә, оныкларың Резедә, Рузилә, Гөлшат, кияүләрең Илфак, Илнар, Илдар, оныкчыкларың Илзидә, Илзирә, Ләйсән, Самат, Нариман, кода-кодагыйлар.
Нет комментариев