Мәрсия Маннанова 85 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Хуҗи авылында яшәүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Мәрсия Гатуф кызы Маннанова 16 декабрьдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Газизебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Рәхмәт, әниебез, безне сөеп-назлап үстердең, кеше иттең. Син булганга өебез җылы, нурлы. Яныңа сөенеп кайтабыз. Табының тулы тәмле ашларың, җылы ипекәйләрең. Якты йөзең, акыллы киңәшләрең өчен зур рәхмәт!
Бүгенге якты бәйрәмеңдә сиңа теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, балаларың, оныкларыңның, якыннарыңның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, игелекләрен, куанычларын күреп яшәргә насыйп булсын. Безгә кирәк һәм терәк булып, озын гомер кичер.
Куанычлар гына алып килсен
85 яшең – олы бәйрәмең.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә яшә син.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев