Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәнзүмә Шәймәрданованы 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

26 августа 2022, 11:32

345

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак интернат мәктәбе хезмәт коллективы лаеклы ялдагы ветеран тәрбияче Мәнзүмә Хәйдәр кызы Шәймәрданованы 70 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен юллый. 
Хөрмәтле Мәнзүмә Хәйдаровна! Сез гомер юлыгызны яшь буынны тәрбияләүгә багышладыгыз, балалар күңелен яхшы аңлаучы тәрбияче булып, намуслы хезмәт юлы уздыгыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегез өчен зур, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. 
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Тормыш иптәшегез Сәетнур абый, улларыгыз Илнур, Илсур, оныкларыгыз белән тату, матур тормышта, оныкларыгыз игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. 
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.    

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев