Миңнегөл һәм Хатип Фәхретдиновларны алтын туйлары белән балалары котлый!
Калмаш авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әтиебез Миңнегөл Насыйбулла кызы һәм Хатип Харис улы Фәхретдиновларның бергә тормыш итүләренә 50 ел. Кадерлеләребезне күркәм бәйрәмнәре белән котлап, иң матур теләкләрне юллыйбыз.
Безнең өчен сездән дә кадерле, сездән дә изге затлар юк. Җан җылыгыз белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кешеләребез сез! Бергәләп, гомер атына җигелеп, тормыш тарттыгыз. Гомер юлында сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, сабырлык белән яшәдегез. Без балаларыгызны үстереп, кеше иттегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә сез безнең таянычыбыз, яшәү көчебез.
Бүген сез гомерегезнең иң матур чорыннан узып барасыз. Киләчәк көннәрегез дә бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын. Исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-берегезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерегез. Балалар, оныклар игелеге күреп, безне куандырып тагын озак еллар яшәргә язсын сезгә!
Сезне яратып, балаларыгыз Гөлзия, Илнар, Илдар, киявегез, киленнәрегез, оныкларыгыз оныкчыкларыгыз. Әлеге теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.
Нет комментариев