Миләүшә Фәррахованы туган көне белән Гыйниятуллиннар гаиләсе котлый!
Иске Абдул авылында туып-үскән, бүген Сәмәкәй авылында яшәүче кадерле сеңлебез Миләүшә Нурулла кызы Фәррахованы күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Миләүшә сеңлебез, бүген синең бәхет чәчәгең аткан мизгел. Син гомер уртасына якынлашучы, үзенең юбилей бәйрәмен уздыручы гап-гади хатын-кыз. Син бар туганнарыңны, балаларыңны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы да. Син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Тормыш иптәшең белән бергә бар күңел җылыгызны биреп өч бала үстердегез. Авылда да хөрмәтле кеше, гомерең буе халыкка медицина хезмәте күрсәтәсең.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Безнең өчен якты кояш бит син,
Җылы яңгырлысы җәйләрнең.
Бүген юбилеең, кадерлебез,
Котлы булсын гомер бәйрәмең.
Иң матур теләкләр белән абыең Рамил Гыйниятуллин гаиләсе.
Нет комментариев