Миләүшә Фәрдиеваны юбилее белән туганнары котлый!
Чаллыда яшәүче, Куады авылында эшләүче кадерле туганыбыз Миләүшә Хәйдәр кызы Фәрдиеваны 50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кылган игелекләрең, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Безгә күрсәткән изгелекләрең үзеңә меңе белән кайтсын. Без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Тормыш ваклыкларына бирешми, һаман шулай көчле рухлы, шат күңелле һәм ярдәмчел булып, тормыш иптәшең Салават белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-берегезнең күңел яктылыгын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, улыгыз Наилнең игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән апаң Фәүзия һәм абыең Әзһәр гаиләләре. Безнең теләкләргә әти белән әни дә кушыла.
Нет комментариев