Миләүшә Фәрдиеваны 50 яшьлек юбилее белән Хәсәншиннар котлый!
Куады авылы фельдшеры Миләүшә Хәйдәр кызы Фәрдиевага олы юбилее уңаеннан ихлас котлауларыбызны ирештерәбез.
Хөрмәтле Миләүшә Хәйдәровна! Кешене хезмәт бизи, син дә үз эшеңне бар күңелеңне биреп, белеп, яратып башкарасың, һәркемгә карата ачык йөзле, тәмле телле син. Уңай сыйфатларыңны санап китсәң, очы-кырые юк. Алга таба да авылыбызның абруйлы кешесе булып, яраткан эшеңдә армый-талмый хезмәт куйсаң, бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән булып калсаң иде.
Олы бәйрәмең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Гаиләң дә гел шулай матур булсын, тормыш иптәшең белән иңгә-иң куеп, озын гомер юлы узарга, улыгызның уңышларына куанып яшәргә язсын.
Туган көнең синең котлы булсын,
Юлларыңа үссен гөлчәчәк.
Бүгенге көн матурлыгыннан да
Матур булсын синең киләчәк.
Хөрмәт белән, Илсөя һәм Фәнир Хәсәншиннар.
Нет комментариев