Маликова Әнисә Фәхрислам кызының олуг юбилее, 25 июльдэ 90 яшь тула.
Тукай районы Иске Теләнче авылында туып ускән,буген дә шунда яшәуче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Маликова Әнисә Фәхрислам кызының олуг юбилее, 25 июльдэ 90 яшь тула.
Әниебез-сугыш чоры баласы. Ул вакыттагы бөтен авырлыкларны күреп, үзе аша кичереп үскән кеше. 18 яшеннән эшли башлап, әле хәзер дә тик тора торган кеше түгел . Аллаһка шөкер, һаман хәрәкәттә, кош-кортлар тота. Авыруларын,сызлауларын җинеп яши.
Әниебез 35 елга якын мәктәптә татар теле һәм татар әдәбиятыннан балаларга белем һәм тәрбия бирде. Күрше авылга йөреп эшләде. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрадылар. Дәфтәр тикшерү , план язу, кичке мәктәпкә йөреп эшләуләр, агитаторлык эшләре... 3 бала да бар бит әле... Боларның барысына да ничек җитеште микн, дип шаклар катабыз.
Әниебез хезмәт һәм тыл ветераны. Аны чын күңелебездэн олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрдә дә Аллаһы тәгалә сәламәтлек биреп, без балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә тагын күп еллар бергә-бергә куанып яшәргә язсын.
Әниебез, әбиебез мәрхүм Хәмзә бабабыз белән бергә балалары һәм оныклары өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы, рух көзгезе булдылар. Барыбызны да эшкә, яшәргә, тормыш итәргә өйрәтүче дә алар. Әниебез, әбиебез, алга таба да дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген куреп, уз аякларың белән йөреп, балаларың, оныкларың янәшәсендә бәхетле гомер кичер. Барысы,барысы өчен дә зур рәхмәт Сиңа!
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк.
Иң изге теләклэр белән барлык баларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың исеменнән Сарманда яшәуче кызың Әлфия, киявең Рәйхан.
Нет комментариев