Маһия Мөхәммәтшинаны 85 яшьлек юбилее белән балалары котлый!
Торнаташ авылында гомер итүче кадерле әнкәебез Маһия Галәли кызы Мөхәммәтшинаны чын күңелебездән олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез безнең! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыңны башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Безне дә үзең кебек сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.
Әнкәебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Сине яратып, хөрмәт итеп, улларың, кызларың, кияү-киленнәрең, 8 оныгың, 9 оныкчыгың.
Нет комментариев