Люция Мәдьярованы 80 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләре котлый!
Биклән авылында яшәүче хөрмәтле кешебез, элеккеге хезмәттәшебез Люция Хуҗи кызы Мәдьярованы күркәм юбилее – 80 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез.
Хөрмәтле Люция апа! Сез табигатьнең иң матур чорында – ямьле җәй көнендә, җиһанга хуш исле чәчәк исе таралып, бар табигать яшеллеккә, төрле төсләргә күмелгән мәлдә тугансыз. Шуңа күрә кече күңелле, олы йөрәкледер сез. Гомерен колхозны үстерүгә багышлаган әтиегезнең юлын дәвам итеп, сез дә туган җирегездә хезмәт куйдыгыз – хуҗалыкта бухгалтер булып эшләдегез. Намуслы эшегез мактаулы бүләкләр белән бәяләнде. Хезмәт сөйдегез, тырыш, көчле рухлы була белдегез, заман җилләренә бирешмәдегез. Гаиләгез, балаларыгыз өчен дә Сез җан атып торучы, аларга төпле киңәшләрегезне биреп яшәүче изге күңелле ана һәм сөекле әби. Олы җанлы, сабыр холыклы, мәрхәмәтле кеше Сез.
Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, сәламәт булып, озын гомер кичерсәгез иде. Сезгә бәхетле көннәр, тигез тормыш, балалар куанычы, рух ныклыгы телибез.
Һәр көнегез шатлык белән тулсын,
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңыгыз.
Ихтирам һәм хөрмәт белән хезмәттәшләрегез Венера Сабирова, Илалия Минһаҗева.
Нет комментариев