Лиза Семенованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Поздравления

Лиза Семенованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Новотроицкое авылында гомер итүче сөекле әниебез, әбиебез Лиза Григорьевна Семенованы 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Матур бәйрәм-ең уңаеннан сиңа иң назлы сүзләребезне бүләк итәбез. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Янәшәбездә син булганда күңелләр шат. Киләчәк көннәреңдә дә һәрвакыт шундый мөлаем һәм миһербанлы булып кал. Юбилеең мөбарәк булсын. 

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Сине яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. 

Нет комментариев