Әлфия Вәлиеваны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңлебез Әлфия Лотфулла кызы Вәлиеваны гомеренең күркәм бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Сеңлебез гомерен балаларны җыр-моң дөньясына, сәнгатькә тартуга багышлады. Музыка училищесын тәмамлагач мәктәптә белем бирде, клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Аннары шәһәрдә балалар бачасында музыка фәнен укытты.
Сеңлебез киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше. Гаиләсендә ул иренә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан әби дә. Гаиләсе матур, тормышлары сокланырлык.
Кадерлебез! Гомер бәйрәмеңдә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне кабул итеп алсаң иде. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланып яшибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, тигезлектә матур гомер итәргә насыйп булсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Иң изге теләкләр белән җизнәң Хәлим, апаң Рәмзия, балалар, барлык туганнар.
Нет комментариев