Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 июля 2022, 16:10

954

0

0

Тукай районы Сәет авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хөсәенов Фәрит Исрафыйл улының 30 июльдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Сине шушы зур һәм якты гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без барыбыз да ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Син безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Безгә яхшы тәрбия биргәнсең, эшкә өйрәткәнсең, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнсең. Туган нигезгә кайтканда да кочак җәеп каршы аласың. Сиңа барысы өчен дә зур  рәхмәт!

Газиз әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер сукмагың сикәлтәсез, аяк-кулларың сызлаусыз, сәламәтлегең корычтан да ныклы булсын, әниебез белән бергә мул тормышта, шатлык-куанычта яшәргә язсын! Җан тынычлыгы, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы кутәренке кәеф юлдаш булсын сиңа һәрвакыт. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Һәрвакытта да шулай киң күңелле, шат йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Яшә әле, Әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
60 яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфидә, улың Рәдиф, кызың Алинә, киявең Рәшит, оныкларын Әминә, Наиль һәм барлык туганнарың!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев