Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 июля 2022, 10:52

995

0

0

Башкортстанның Стәрлебаш районында туган, бүгенге көндә Мусабай-Завод авылында 48 ел гомер кичерүче Римма Зиннәт кызы Ибәтуллинаның 10 июльдә туган көне. Аны ихлас йөрәктән котлыйбыз!
Кадерлебез!  Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, бәхетләр телибез. Син- сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел,ачык йөзле, олы йөрәкле, тәвәккәл. Әниебез, әбиебез сиңа бик күп еллар безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Авылыбызда җаваплы җитәкче урыннарда эшләдең, хөрмәтең зур булды. Авыл халкы алдында йөзең якты, намусың чиста, ышанычларны аклап хезмәт иттең. Әниебез, синең дүрт улың Ватаныбыз алдында изге бурычларын үтәделәр. Олы яштә булуга карамастан бакчалар үстерәсең, син һәрвакыт хәрәкәттә. 
Әни, һәрчакта кәефең күтәренке булсын, сәламәтлегең какшамасын, гомерең озын булып, безне һәрвакыт елмаеп каршы алып- озатып яшәвеңне телибез. Алдыңда башыбызны иеп рәхмәтләр әйтәбез.

 

Сине яратып, 4 улың, 4 киленең 11 оныгың, 3 оныкчыгың
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев