Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 августа 2022, 09:35

1128

0

0

Тукай районының Татарстан совхозы поселогында гомер итүче – туганыбыз Гиниятуллина Розалия Харис кызына 6 нчы август көнне 60 яшь тула. 
Кадерлебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! 
Газизебез! Син һәрберебезгә йөрәк җылыңны биреп, тәмле сыйларың белән бүлешеп яшәүче туганыбыз. Кылган изгелекләрең өчен без һәрчак рәхмәтлебез сиңа. 

Ходай Тәгалә матур сыйфатларны сиңа мулдан өеп биргән – ягымлы да син, көчле рухлы да, мәрхәмәтле һәм юмарт та. Сиңа тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү, кырыс холыклы булу, көчле сиземләү сәләте, кешеләр белән эшли белү кебек матур сыйфатлар хас. Син үз эшеңне булдырып, эшкуарлыкка алынып, гомереңне эшмәкәрлеккә багышлаган - зур хөрмәткә лаек кеше. Гаиләңдә үрнәк әни дә син. Кызыгыз Алинәне hәм улыгыз Ниязны тормыш иптәшең Булат белән тәрбияле, итагатьле итеп үстердегез. Алдагы көннәрдә дә аларның игелеген күреп, бергә-бергә бәхетле яшәргә язсын сезгә.

Якын кешебез! Киләчәктә дә гомер елларың иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен. Чәчәкле язларны, ямьле җәйләрне, алтын көзләрне, ап-ак карга төренгән кышларны әле шулай бергәләп, күп тапкырлар каршыларга язсын.
60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, Разим hәм Римма Сибгатуллиннар гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев