Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз

23 декабря 2022, 11:29

350

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы Роза Николаевна Габдрахманованы гомер бәйрәме – 60 яшь тулган көне белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Роза Николаевна! Сезнең гомерегез намуслы хезмәт итүгә багышланган. Озак еллар мәктәбебездә балаларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтәсез Логопед хезмәте авыр да, җаваплы да. Уңышларыгыз балаларның йөгерек телендә күренә. Таләпчән, ярдәмчел, сабыр булуыгыз, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз.

Хатын-кыз ул гаилә учагын саклаучы изге җан. Ул гаиләдә тәртип, ягымлы мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм тынычлык урнаштыручы. Тормыш иптәшегез белән балаларыгызны тәрбияле, яхшы кешеләр итеп үстердегез, инде оныкларыгызны да тәрбиялисез. Йортыгызның нуры, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Көннәрегез имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын, куанычларга төренеп, җан тынычлыгы белән гомер итегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X