Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КОТЛЫЙБЫЗ!

05 октября 2022, 14:36

333

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы,  Кече Шилнә “Колосок” балалар бакчасы коллективы Тәнвирә Герасимованы 70 яшьлек юбилее белән котлый.

Герасимова Тәнвирә Вәсил кызы 30 ел буе Кече Шилнә авылы “Колосок” балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Ул бу бакчаны ачуда башлап йөргән кеше. Тәҗрибәле, киң күнелле, уңган хуҗабикә, балалар-оныклар әнисе-әбисе. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе вазыйфасын башкара, авыл сайлау комиссиясенең даими сәркәтибе.

 Бүген, Тәнвирә Вәсил кызының гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее. Хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмәгез, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Гомер юлың матур үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев