Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Клара Хөсәенованы туган көне белән гаиләсе котлый!

12 марта 2021, 10:10

506

0

0

Клара Хөсәенованы туган көне белән гаиләсе котлый!

Актаныш районы Яңа Богады авылында туып үскән, хәзерге вакытта Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Клара Тимершәех кызы Хөсәенованы гомер бәйрәме – истәлекле юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Әниебез, җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә сабыр, изге җанлы кеше юктыр. Безнең чиксез рәхмәт хисләребез сиңа киләчәктә куәт бирсен, күңел күтәренкелеге өстәсен!
Кадерле әниебез, киләчәк көннәрдә дә сиңа иминлек, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, иман байлыгы телибез, балаларыңның, яраткан оныкларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, бергә-бергә яшәргә язсын!

Әни! Мең рәхмәтләр әйтеп сиңа,
Юбилеең белән котлыйбыз!
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын һәрчак синең юлдашың.

Иң изге теләкләр белән кызың Фәйрүзә-Альфред, Гөлсинә, оныкларың Алия-Рамил, Ләйсән-Ильяс, Айнур, Гадел һәм оныкчыкларың Шамил, Зәлинә, Аяз, Камил.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев