Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Клара Гомәрованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

24 июля 2020, 10:30

515

0

0

Иректаң авылында туып-үскән, бүген Яңа Байлар авылында гомер итүче газиз әниебез Клара Гәрәй кызы Гомәрованы 80 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз

Сабыр йөрәкле, изге күңелле әниебез! Син безнең өчен бу дөньяда иң якын, иң кадерле кеше. Сезнең чор балаларына бик авыр заманалар туры килгән: сугыштан соңгы тормышның ачысын үз җилкәңдә күтәргәнсең. Без балаларыңны үстергәндә дә балда-майда йөзмәгәнсеңдер. Кыенлыкларны җиңә барып, тормыш юлдашың – әтиебез белән бергәләп безне аякка бастырдыгыз, олы тормышка чыгардыгыз, барыбызны да югары белемле иттегез. Безне хезмәт сөяргә, туган жанлы, ата-анага кадер-хөрмәтле булырга өйрәттегез. Әбиебезне тәрбияләп соңгы юлга озаттыгыз. Әниебез, син эш сөючәнлегең, гаделлегең һәм тыйнаклыгың белән безгә үрнәк булдың.
Киләчәктә дә сәламәт булып, балалар, оныклар бәхетенә куанып, аларның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. 

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен,
Сиңа ел да гомер бәйрәме.

Сине яратып, кияү-кызларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев