Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхмәтов Ильдар Мисбах улының туган көне – 60 яшьлек юбилее!

26 августа 2022, 11:34

986

0

1

Актаныш районының Бүләк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Калмия авылында яшәп ятучы кадерле киявебез Әхмәтов Ильдар Мисбах улының туган көне – 60 яшьлек юбилее! Син 60 ел элек шушындый матур көндә, көзге муллык чорында дөньяга килгәнсең. Үтә гадел, кешелекле, ярдәмчел булуың белән күпләргә үрнәк! Озак еллар төзелештә җитәкче булып эшләп, матур йортларың белән күпләрне куандырдың. Алтын куллы остаз диләр синең турында. Авылыбызда үз кулларың белән кибет төзеп, 20 ел буе халыкка хезмәт күрсәттегез. Безнең өчен дә эш-гамәлләрең белән тормышыбызда терәк булдың. Сиңа олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Булышкан хезмәтләрең өчен Аллаһ үзеңне зурласын!
Кызларың, кияүләрең, 5 оныгың өчен җан атасың. Алар өчен якты өлге син. Алдагы тормышыгызда да кызым Илсөяр белән тигезлектә, мул, бәрәкәтле, имин тормышта балалар-оныклар игелеген, куанычын күреп, кадер-хөрмәттә сәламәтлек белән яшәргә насыйп итсен. 
                                      Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын
                                       Кояш көлсен күңел күгендә 
                                       Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
                                        Без телибез туган көнеңдә
Ихтирам белән балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән Сәхипгәрәевлар гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев